14 апрельдән Татарстанда гыйбадәт корылмаларына бару, шулай ук дини йолаларда һәм тантаналарда катнашу тыела.

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

14 апрельдән Татарстанда гыйбадәт корылмаларына бару, шулай ук дини йолаларда һәм тантаналарда катнашу тыела.Татарстанда бүгенге көннән рәсми рәвештә гыйбадәтханәләргә йөрү тыела. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте.

Документта 14.04.2020 елдан санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр "гражданнарның мондый биналар һәм корылмалар урнашкан җир участокларына, шулай ук күрсәтелгән объектларда һәм дини йолалар һәм тантаналар территорияләрендә, руханилар, шулай ук әлеге объектларның гыйбадәт кылу һәм эшләвен башкару өчен кирәк булган затларга йөрү тыела" дип билгеләп үтелә. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан дин тотучыларны күрелгән чараларга аңлап карарга һәм үз-үзләрен изоляцияләү режимын саклап гражданлык җаваплылыгын күрсәтергә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International