2020елның 16 апреленә һава торышы фаразы

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Консультация - 2020 елның  15 апреленнән 18 сәгатьтән 16 апреленең 18 сәгатькә кадәр.метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында кисәтү. 

15 апрель кичендә төнлә һәм 16 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә төнлә көчле көньяк-көнбатыштан 15-20 м/с җил көтелә, урыны белән 23 м/с, урыны белән 15-18 м/с (Казанда төнлә 15-20 м/с, көндез 16 м/с өземтә).

 16 апрельдә төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килүе көтелә. 

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:


Җил көчәйгәндә:


1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларга игътибарлы булу мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сез урамда вакытта чыкса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу  җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Эре агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт куярга ярамый,җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала .

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән  декор да булырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International