Хөрмәтле Апас районы халкы! Районда 2020 елның 15 апреленә булган вакансияләр тәкъдим итәбез

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Өстәмә хәбәр итәбез, "Апас районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ГКУ уңай булмаган эпидемиологик вәзгыять аркасында гражданнарны дистанцион кабул итүгә күчте.

 Туры килә торган эш эзләү максатында теркәлү Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында  (www.uslugi.tatar.ru) гариза бирүнең электрон төрендә гамәлгә ашырыла.

Порталда гаризаны рәсмиләштерү мөмкин булмаганда, хезмәтләр күрсәтү турында гариза бланкын халык мәшгульлеге үзәгенең электрон адресына - Czn.Apastovo@tatar.ru җибәрергә мөмкин. Бу чорда гражданнарны яңадан теркәү телефон элемтәсе аша башкарыла.

Булган вакансияләр турында оператив мәгълүматны «Татарстан Республикасы хезмәт базары вакансияләре порталы»нда (www.tatartrud.ru), «Россиядә эш» мәгълүмат порталында (www.trudvsem.ru), «эш табу» бүлегендә эшкә урнашу төбәген сайлап алырга була.

Ирекле эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булу турында Сезгә "Россиядә эш" вакансияләрнең гомумроссия базасы - www.trudvsem.ru мәгълүмати-аналитик системадан файдаланырга киңәш итәбез. 

Сораулар барлыкка килгәндә, шул исәптән эш режимы турында, эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация максатларында, эшсез сыйфатында исәпкә алыну өчен Сез 8(84376) 21-2-15, 8(84376) 22-4-07 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International