Район мәктәпләренә планшетлар тапшырылды

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Район буенча әлеге планшетлар барлыгы 7 мәктәпкә тапшырылды. Бу җиһаз беренче чиратта күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге өлкән сыйныф укучыларына бирелде.

"Планшетлар мәктәпләргә беркетелә. Мәктәп җитәкчелеге аларны аз керемле һәм күп гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга дистанцион укуда куллану өчен вакытлыча биреп торачак. Уку елы тәмамлангач укучы аны кире мәктәпкә тапшырырга тиеш була", - дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.

Шулай ук районда “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев ярдәме, район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән аз керемле, күп балалы, мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 20 бала ноутбукларга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International