Күчтәнәчләрне ияләренә Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Солтанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев ирештерде.
“Бүген без апаслылар өчен барлыгы 47 күчтәнәч алып килдек. Апаслыларны да сөендергән киң күңелле, олы йөрәкле җитәкчебез булуы белән чиксез горурланабыз. Бу изге эшебез киләчәктә дә дәвам итәчәк, - дип белдерде Илнар Солтанов.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесенең күчтәнәчләренә Апаста яшәүче өлкән яшьтәге Фәризун ага Сөнгатуллин, мөмкинлеге чикле Николай Сальников, Табар Черкене авылында яшәүче күп балалы Альбина Орешкина һәм Иске Йомралы авылыннан Кәдрия белән Айрат Рәхмәтуллиннар гаиләсе дә ия булды. Алар олы йөрәкле җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен белдереп, ихлас теләкләрен юлладылар.