Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 17 апреле, җомга

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә һәм җир салымына салым буенча вычетлар бирелә. Аларны, уллыкка алучылар, опекуннар, өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган ата-аналар алырга мөмкин.

Физик затлар мөлкәтенә салым буенча һәр балага фатир яисә бүлмә мәйданының биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә өстәмә салым вычеты бирелә. Мәсәлән, әгәр дә салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры булса, ул вакытта салым исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт чигерү һәм һәр балага исәпләгәндә 5 квадрат метр өстәмә чигерү кулланылачак. Нәтиҗәдә, салымны 45 һәм квадрат метрлы фатирның кадастр бәясеннән түләргә кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, Федераль кануннарда барлык салым түләүчеләр өчен салым ташламалары каралган, алар салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итүне таләп итми. Бу күчемсез милек объектлары буенча чигерүләр: торак йорт буенча 50кв.м., торак йорт буенча - 20кв.м., һәм бүлмә яки фатир өлеше буенча - 10кв.м. Физик затлар мөлкәтенә салымны исәпләгәндә, автомат рәвештә мондый чигерү бирелә.Конкрет муниципаль берәмлектә билгеләнгән мөлкәти салымнар буенча ташламалар исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» Интернет-сервисында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International