Татарстанда Чәчтарашларга 20 апрельдән эшли башларга мөмкин.

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Игътибар итегез - документта чәчтарашлар эшенә карата таләпләр бар.


- смена башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәргә һәм респиратор авырулар билгеләре булган кешеләрне эшкә кертмәскә кирәк;


- бина эчендә өслекне, гомуми файдалану урынын һәм җиһазларны көненә кимендә 3 тапкыр дезинфекцияләргә;


- һәркем файдалана алырлык урыннарда ОРВИ профилактикасы турында мәгълүмат урнаштыру;


- смена тәмамланганнан соң, вирус йогынтысында дезинфекция чараларын кулланып, бинаны юеш чүпрәк белән җыештырырга.

Оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә гражданнар белән хезмәттәшлек иткәндә түбәндәгеләр кирәк:


- хезмәткәрләрне антисептиклар, индивидуаль яклау чаралары (битлекләр, респираторлар, перчаткалар) белән тәэмин итәргә һәм килүчеләрнең дезинфекция чаралары белән  кулларын эшкәртү мөмкинлеген бирергә;


- килүчеләрне алдан язылу буенча гына кабул итәргә;


- хезмәткәр арасында 1,5 метр дистанцияне сакларга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International