Татарстан халкын кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында битлекләр кияргә мәҗбүр иттеләр

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин 20 апрельдән башлап Татарстанда яшәүчеләр җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлек яки ресираторларда булырга тиеш дигән карарга кул куйды. Документ ТР Хөкүмәте порталында урнаштырылган.

"20.04.2020 елдан гражданнарның берәмләп сату объектларында, хезмәтләр күрсәтүдә, җәмәгать транспортында шәхси яклау чараларыннан (битлек, респираторлар) башка керү һәм булу санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр тоела", - диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International