Үз-үзләренә эшләүчеләр өчен салым режимы турында махсус сайт - "профессиональ керемгә салым" npd.nalog.ru/.
Сайтта салым режимы, аны куллану кагыйдәләре, законда каралган өстенлекләр һәм чикләүләр турында укырга мөмкин. Анда шулай ук норматив документларның актуаль редакцияләрен табарга мөмкин.
Моннан тыш, компьютер ярдәмендә теркәлүче кулланучылар өчен веб-кабинетка сылтама белән аерым бүлек бар. Мобиль технологияләрне өстен күрүчеләрнең "Мой налог" кушымтасын йөкләү мөмкинлеге бар. Сайтта теркәү һәм куллану буенча актуаль сылтамалар һәм инструкцияләр урнаштырылган. Сайт даими тулылана. Якын арада эшчәнлекнең төрле төрләре өчен салым режимын куллану буенча тәкъдимнәр бастырылачак.
Шулай ук сайтта "Сораулар һәм җаваплар" бүлеге бар, анда, мәсәлән, шәхси эшмәкәрләр салым режимын , үзләренә эшләүчеләр өчен салым режимын һәм салым салуның гадиләштерелгән системасын берләштерә аламы, яки төп эш урыны һәм үзмәшгульлек сыйфатында эшләп карау мөмкинме икәнен белергә була.