Бу мөһим православие бәйрәмендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән, шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән ялгыз яшәүче өлкәннәр игътибарсыз калмады. Аларга район башлыгы Равил Хисаметдинов, иганәчеләр, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары Рифкать Ибәтуллин, Рамилә Вәлиевә, Зөфәр Юзеев исеменнән күчтәнәчләр һәм буялган йомыркалар тапшырылды.
"Безнең районда төрле дин вәкилләре дус-тату яши. Район җитәкчелеге бер генә дини бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмый. Пасха - төп православие бәйрәмнәренең берсе. Район халкы бу бәйрәмне гадәттәгечә гаилә әйләнәсендә билгеләп үтә», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Район халкы,өлкәннәр дэ, балалар да котлау һәм бәйрәм күчтәнәчләре зур куаныч белән кабул итте.