«Былтыр бәрәңге бик уңды, мохтаҗлар белән уңыш бүлешергә булдык. Социаль яклау бүлегендә, беренче чиратта, яшелчәләр кемгә кирәклеген әйттеләр. Һәм менә без илтеп бирдек. Җирле сәяси совет әгъзалары белән киңәшкәннән соң, “Уңыш белән бүлеш” флешмобын эшләтеп җибәрергә булдылар - үстерелгән яшелчәләре район социаль яклау бүлегенә яисә беренчел бүлекчәләр секретарьларына, авыл җирлекләре башлыкларына илтеп мөрәҗәгать итүчеләр белән һәркем уртаклаша ала. Волонтерлар үз чиратларында яшелчәләрне,мохтаҗ булганнарга илтәчәкләр», - дип билгеләп үтте Партиянең Апас җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова.
Әлеге акция кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Әминә Таҗиева, янына бардылар. Әбигә 95 яшь, ул үзе генә яши, начар хәрәкәтләнә, ләкин шуңа карамастан, ул бик шат күңелле, хәтере нык аның. Партиялеләр тыл хезмәтчесенә бер капчык бәрәңге китерделәр.
Әминә апа волонтерлар ярдәменнән бик канәгать калды.
Партиялеләр пенсионер хатын белән бәрәңге беткәч,аңа кирәкле яшелчәләрне китерәчәкләр, дип килештеләр.