Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында колл-үзәк эшли башлады

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады.

Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр эшли.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе гражданнар өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә билгеләнгән. Күрсәтелгән телефон буенча терлекчелек, үсемлекчелек, механикалаштыру, азык-төлек базары һ.б. мәсьәләләре буенча фикер алышырга, шулай ук шикаятьләрне, тәкъдимнәрне калдырырга мөмкин.

Шуна игътибар итүегезне сорыйбыз, колл-үзәк эшен яхшырту һәм аеруча актуаль мәсьәләләрне анализлау максатларында барлык сөйләшүләр языла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International