Апас районы Башлыгы Равил Хисамутдиновның Җирле үзидарә көне белән котлавы.

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген җирле үзидарә,җирле һәм гомумдәүләт бурычларын хәл итүдә нәтиҗәле чара булып тора. Җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеге күбесенчә дәүләт хакимияте структуралары, сәяси партияләр, гражданнар берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлеккә бәйле.

Югары һөнәри осталык, туган җиргә тирән мәхәббәт, аның киләчәге белән ихлас кызыксыну Апас районы муниципаль хезмәткәрләре командасын аерып тора. Сезнең белән бергә без муниципаль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, районның социаль-икътисадый өлкәсен тотрыклы үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча бурычларны хәл итәбез.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм билгеләнгән планнарыгызда уңышлар телим.

Хөрмәт белән, Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисамутдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International