Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Пенсия фондының территориаль органнарында кабул итү алдан язылу буенча гына башкарыла дип искә төшерә.
Пенсия фондына килеп җиткәнче, Апас районы клиент хезмәтенә, 8(84376)21-1-72 телефоны номерына шалтыратыгыз, анда сезгә мөмкин булган мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Әгәр дә барып чыкмаса, алдан язылу сервисыннан файдаланып, шәхси кабинетта, Россия Пенсия фонды сайтында яки 8(84376) 21-3-10, 21-1-72 телефоны номерында кабул итүгә язылырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә, өйдән чыкмыйча гына, гражданинның шәхси кабинетында www.pfrf.ru сайтында, гариза бирү кирәк булган очракта, аны шулай ук сайт аша җибәрү мөмкинлеге бар.
Игътибар итәбез, җирләүгә пособие алу өчен гариза бирү хезмәт күрсәтү искәрмәсе булып тора, гариза мөрәҗәгать факты буенча каралачак.
Үзегезне изоляцияләү режимын саклагыз! Өйдә калыгыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Контакт-үзәк Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
www.vk.com/pfr_rt,