Карантин чараларын тәмамлауны якынайту өчен, нәрсә эшләргә кирәк
Хәзерге вакытта дөньяда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруларының 2 млн нан артык очрагы теркәлгән.
Бөтен дөнья бу чир пандемиясе белән көрәшә, юлның шактый өлеше үтелгән инде.
Безнең илдә системалы кабул ителә торган чаралар ярдәмендә инфекция басымын тотып тора алалар.
Дәүләт тарафыннан кирәкле бөтен нәрсә эшләнде.
Бүген төп бурыч - коронавирусной инфекцияне җиңү, без аңа бары тик уртак тырышлык белән генә ирешә алабыз.
Вакытлы чикләүләр үзеңне, якыннарыңны саклап калу һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне бәла-казадан саклау өчен кирәк.
Вакытлы чикләүләр режимына никадәр җаваплы карасак, без актив тормышка һәм көндәлек эшләргә шулкадәр тизрәк кайта алачакбыз.
Карантин чаралары тәмамлануны якынайту өчен 5 адым:
- Өйдә калырга,
- Йортта,дезинфекцияләү чараларын кулланып чисталыкны сакларга.
- заманча элемтә һәм коммуникация чараларын кулланып, туганнар белән аралашырга
- Бик кирәк булганда, өйдән чыкканда, сулыш юлларын каплап торучы битлекне файдалану,
- Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән 1,5-2 метр дистанцияне сакларга, кулларны сабын белән юарга һәм антисептик белән кулланырга, Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен үтәргә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!