Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезонына әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Киңәшмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүген Татарстан Республикасында 23 муниципаль берәмлектә 381 мең бакчачылык кишәрлеген үз эченә алган 950 бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте теркәлгән. Аның сүзләренчә, һәр участокта ким дигәндә өч кеше ял итүен исәпкә алсак, бу инде 1 млн. татарстанлы тәшкил итә.
2013 елдан «Татарстан бакчачылар берлеге» эшли. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык хәрәкәтенең кураторы итеп билгеләнде.
Гомумән алганда, Татарстанда бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасын норматив хәлгә китерү буенча эш алып барыла, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 2017 елдан башлап бу максатларга ел саен 500 млн. сумнан артык акча бүленә. Шул рәвешле, өч ел эчендә 1 млрд 650 млн сум күләмендә финансланган. Бу 151 су манарасы урнаштырырга, 83 скважина ремонтларга, 26 км суүткәргеч салырга, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен 359 мәйданчыкны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде.