Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында ассызыклауларынча, башкарма хакимият органнарына,коронавирус инфекциясен профилактикалау максатларында, АПК оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, предприятиеләрнең өзлексез эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күрергә тәкъдим ителде. Аерым алганда, хезмәт ресурслары резервын булдырырга, хезмәткәрләрне ике һәм аннан да күбрәк төркемгә бүлергә, аларның очрашуларын чикләргә һәм элемтәләрне кыскартырга, сменада хезмәткәрләр санын минимальләштерергә һәм карантин режимы кертелү очрагына эш графикларының берничә вариантын карарга кирәк. Моннан тыш, һәр эшче һөнәр буенча өстәмә ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен әзерләргә һәм предприятие хезмәткәрләренең сәламәтлеген контрольдә тоту чараларын тәэмин итәргә кирәк. Министр урынбасары сүзләренә караганда, эшкәртү предприятиеләре бер сменада бик күп кеше туплану сәбәпле аерым контрольдә тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, үз чиратында, "COVID-19" таралу куркынычын туктату шартларында агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшен оештыру буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә тәкъдимнәр җиткерелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, язгы кыр эшләрен уңышлы төгәлләү өчен, барыннан да элек, кешеләрнең сәламәтлеге мөһим, дип билгеләп үтте.
«Килеп туган вәзгыятьтә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен без агросәнәгать комплексының өзлексез эшләве өчен чаралар комплексы төзедек. Халыкның азык-төлек белән тәэмин ителеше безгә әлеге чаралар һәм профилактика режимнарының никадәр нәтиҗәле булуын аңларга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте элегрәк Марат Җәббаров.
Чарада катнашучылар шулай ук тармакны кадрлар белән тәэмин итү, мәшгульлек хезмәтләре белән багланышлар, шулай ук хезмәткәрләрне медицина тикшерүен оештыру турында фикер алыштылар.
Киңәшмә йомгаклары буенча АПК предприятиеләре җитәкчеләренә кадрлар резервын формалаштырырга тәкъдим ителде, коронавирус инфекциясенә каршы профилактика һәм көрәш чараларын үткәргәндә, терлекләр барында куллануга рөхсәт ителгән дезинфекция чараларыннан файдалану зарурлыгын исәпкә алырга, шулай ук аларны җитәрлек күләмдә запас белән тәэмин итәргә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте