“Район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән үзизоляция чорында тулай торакта яшәүче КФУ студентларына яшелчә һәм азык-төлек белән ярдәм оештырылды. Авыл җирлекләре, мәктәп директорлары, Апас икмәк комбинаты, аграр көллият бик теләп катнаштылар. Аларга чын күңелдән олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров.
Аграр көллият хезмәткәрләре бәрәңге, кишер, чөгендер белән тулы капчыкларны бердәм булып машинага төяделәр.