Апаста якын киләчәктә яшьләр һәм яшүсмерләр үзәге булачак

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм урынбасарлар белән берлектә әлеге үзәккә биреләчәк биналар белән таныштылар. Шулай ук ял-сәламәтләндерү үзәгендәге капиталь төзекләндерү эшләре белән таныштылар.

“Республиканың Яшьләр эше министрлыгы, Татарстан республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, Дәүләт яшьләр сәясәте объектларына инфраструктура үсешенә юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыру өстендә эшли. Әлеге программа кысаларында Апас районында яшьләр һәм яшүсмерләр өчен үзәкләр булачак. Без бүген объектларны карадык һәм проектларын эшләү бара. Шулай ук ял-сәламәтләндерү үзәгендә кызу эш кайный. Балалар җәйге ялларын төзекләндерелгән, бик тә матур лагерьда ял итәрләр дип ышанып калам”, - дип белдерде республика кунагы Ринат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International