Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә яңа сафка басачак янгын-коткару депосы бинасы төзелеше белән танышты, төзүчеләр белән аралашты.
“Эш башланган икән, аны вакытында төгәлләргә дә кирәк. Бүгенге көндә биредә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Бернинди җитешсезлекләр күзәтелми. Төзелеш материаллары җитәрлек. Объект төзелешендә 25 хезмәт куя. Алар барысы да куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, һәм шулай ук коронавирус чиреннән саклану чараларын да кулланып эшлиләр”, - дип белдерде министр Рафис Хәбибуллин.
“Мелиорация ПМК”сы ишегалдында урын алган янгын-коткару депосы бинасы төзелешен август аенда төгәлләү бурычы куела. Төзелеш эшләрен “Стройсервис” оешмасы башкара. Бүгенге көндә бинаның диварлары торгызыла.