26 апрель - Чернобыль АЭСындагы һәлакәттән зыян күрүчеләрне искә алу көне.

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бу аянычлы вакыйгадан соң 34 ел вакыт узган. Безнең районда да авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 12 кеше яши. Искә алу көне уңаеннан, әлеге кешеләр белән очрашып, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен сораштылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Апаста яшәүче Фәрит абый Заһидуллин һәм Рифкать абый Бәдретдинов та күчтәнәчләрне рәхмәтләрен әйтеп кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International