Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә пенсия түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.
"Татарстан почтасы" УФПС - "Россия почтасы" ФГУП филиалы түбәндәге көннәрдә пенсияләрне вакытыннан алда түләүне башкарачак:
- 2020 елның 2 маенда 3-5 көнне график буенча пенсия алучыларга (почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимында);
- 2020 елның 7-8 маенда пенсияне 9 көнне график буенча алучыларга (почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимында);
Башка көннәрдә - Татарстан почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимын исәпкә алып, билгеләнгән график буенча.
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре аша алдан билгеләнгән график буенча түләнәчәк.
Мөһим! Пенсияләр күчерү мәсьәләләре буенча почта бүлекчәләре аша мөрәҗәгать итәргә яки почта элемтәсе бүлегенә, почта адресына, яки 8-800-100-00-00 телефоны номерына шалтыратырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru
ТР буенча ОПФР матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com
ПФР клиентлар хезмәте