Апас районы укучылары өчен азык-төлек җыелмалары

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 29 апрелендә Апас муниципаль районында Башкарма комитет карары нигезендә район мәктәпләренең һәр укучысына азык-төлек тутырылган пакетлар өләшенде. Әлеге азык-төлек җыелмасы мәктәп укучыларын дистанцион укыту чорына таратылды. График нигезендә, Апас урта мәктәбендә һәр ата-ана азык-төлек тутырылган пакетларны ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International