Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәкаләләр марафоны

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Сәләт» Татарстан республика яшьләр иҗтимагый фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Википедиясендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы мәкаләләр марафонын оештыра (алга таба - Марафон).

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татар Википедиясендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәкаләләр язу буенча Марафон оештырылды. Марафонның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу һәм алар турында татар телендә дөрес мәгълүматлы контентны арттыру. 
 Татар Википедиясендә марафонда (tt.wikipedia.org) , 14-30 яшьлек барлык теләүчеләр катнаша ала.

Катнашучыга гаризаны ике мәйданчыкта теркәргә кирәк: Татарстан Википедиясендә Марафон битендә тутырылган таблицада һәм selet.biz. сайтында тутырылган формада. Марафонга заявкалар бирү 2020 елның  20 майда Мәскәү вакыты буенча 23:59 тәмамланачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International