Апаста ураза тотучы ялгыз өлкәннәр ифтар күчтәнәчләре алды.

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырылган  “90 игелекле эш” акциясе кысаларында, ураза тотучы өлкәннәргә ифтар күчтәнәчләре таратылды.

Ифтар күчтәнәчләре 100 кешегә әзерләнде. Бу эш район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән һәм эшмәкәрләр ярдәмендә башкарылды.

Күчтәнәчләр районның һәр авылына барып җитте. Аны район үзәгеннән җирлек башлыклары килеп алды һәм иясенә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International