Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов апаслыларны Җиңү көне белән котлый.

2020 елның 8 мае, җомга

Хөрмәтле райондашлар! Сезне гомумхалык бәйрәме һәм барлык россиялеләр өчен иң кадерле бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!

Бу май көннәрендә без фронтовик ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең, шулай ук безнең тормышыбызны һәм азатлыкны илебез өчен авыр елларда саклап калган барлык кешеләрнең батырлыгына тирән хөрмәт белдерәбез. Үз халкыбыз, аның тарихы белән горурланабыз. Сезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, бәхет телим!

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты


Илдар Гыйльметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International