Хөрмәтле Апас районы халкы! Кызганыч, 8 майга булган мәгълүматларга караганда, районда эпидобстановка үзгәрде. Бездә инде 4 авыручы бар. Барысы да изоляцияләнгән, элемтәләр даирәсе урнаштырылган.
Күзәтү астында 209 кеше кала, бу Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән, шул исәптән контактлы да.
2020 елның 9 апреленнән башлап судта үз-үзен изоляцияләүне бозу турында 125 материал каралган, шуларның 123 материаллары буенча 1000 сум күләмендә административ штраф турында карар чыгарылган.
Район хастаханәсенең баш табибы, ведомство һәм хезмәт хезмәткәрләре, җирлек башлыклары белән берлектә Сезне изоляция режимын үтәргә, үзебезне һәм якыннарыбызны сакларга чакырабыз!