Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Жиңү тәрәзәләре» аша бәйрәм котлаулары юллана

2020 елның 8 мае, җомга

“Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга санаулы гына көннәр калды. Үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, ветераннарыбыз белән якыннан очрашып булмый. Тик шулай да зур бәйрәм көнендә без аларның батырлыгын билгеләп үтмичә, аларга булган олы ихтирамыбызны белдермичә кала алмыйбыз. Быел исә аларга булган хөрмәтебезне, олы рәхмәтебезне тагын да үзенчәлеклерәк итеп ирештерәбез”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Тәбрикләүләргә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев  район мәдәният йорты, медицина хезмәткәрләре кушылды. Районыбызның җырчы егете Айрат Айтуганов бар җиһанга Җиңү җырын яңгыратты.

Бу чараны тәрәзә аша гына күзәткән ветераннар күз яшьләре аша олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International