Бүгенге көндә район басу-кырларында эшнең иң кызган мәле. Механизаторлар көнне-төнгә ялгап хезмәт итә. Чәчү эшләре ике сменада башкарыла. Кырга килеп кайнар аш белән сыйлыйлар.
Район башлыгы басу-кырларда эшләүче механизаторларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре ирештерде.
“Бүгенге көндә сезнең җилкәгә ел буена җитәрлек икмәк игү бурычы йөкләнгән. Сез әлеге эшне бик төгәл һәм җаваплылык тоеп башкарасыз. Сезгә беренче чиратта сәламәтлек, гаилә тигезлеге, имин, мул тормыш телим. Үзегезне һәм гаиләләрегезне саклагыз. Хезмәтегезне бәяләп олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде ул.