Апаста Җиңү автоколоннасы узды

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Автоколоннага райондашлар үзенчәлекле, үткәннәрне хәтерләткән машиналары белән кушылды. Ретро машиналар, хәрби хезмәттә хәзер дә, элек тә кулланылган техникалар бер сафка басты. Арада үз куллары белән үзгәртеп ясаган, иске техникага яңа төсмер керткән машина хуҗалары да бар иде.

 


Заһит абый Хәкимов озак еллар хәрби урыннарда хезмәт итә. Ул Җиңү көнендә хәрби киемен киеп, "ГАЗ-69" машинасына утырып урамнар әйләнде.


"Зур бәйрәм. Батырлык онытылмый. Аны онытырга хакыбыз да юк", - диде ул.
Ринат абый Кашапов 38 яшьлек "Запорожец" ы белән кушылды. Аның машинасы әле дә сафта. Колоннага да ул ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International