Исегезгә төшерәбез, республикада 12 майдан штат режимында ата-аналарга балалар бакчалары эшли башлады. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган вакытлы кагыйдәләр буенча ата-аналарга поликлиникаларга баланың сәламәтлеге торышы турында белешмәләр алырга килергә кирәкми. Йогышлы авырулар белән контактлар булмау турында белешмә бирүне телефон аша мөрәҗәгать иткәннән соң, участок педиатрлары тәэмин итәчәк. "Ата-аналарда поликлиника участок табибының контактлары булмаганда, хезмәттәшлек call-үзәк яки поликлиникада регистратура ярдәмендә тормышка ашырыла, - дип ачыклык кертте министрлыкта. - Белешмә электрон почта яки мессенджерлар ярдәмендә биреләчәк. Белешмә фотографиясе яки аның сканлаштырылган күчермәсе җибәрелә". Шулай ук республиканың балалар бакчаларында балаларның сәламәтлеген иртәнге тикшерү дә көчәйтеләчәк