Үз-үзен изоляцияләү режимын үзгәртү

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте үз-үзен изоляцияләү режимы турындагы карарны яңартты. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

"Гражданнарга үз-үзен изоляцияләү режимын үтәргә, яшәү (булу) урыныннан калдырмаска, башка гражданнар белән үзара хезмәттәшлекне максималь чикләргә тәкъдим итәргә", - диелә Министрлар Кабинеты карарында.

12 майдан гражданнарның берәмләп сату, хезмәтләр күрсәтү объектларында, пассажирлар йөртү һәм багаж ташу, шул исәптән таксида йөртү һәм багаж ташу, шулай ук җәмәгать урыннарында индивидуаль яклау чараларыннан - медицина битлеге яки респиратор һәм перчаткалардан башка тору тыела.

Гражданнарга спорт һәм балалар уен мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларында урнашкан мәйданчыкларда булырга ярамый. Тыю күрсәтелгән объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.

Шул ук көннән пассажирлар һәм багаж ташу тыела, даими рейслар маршрутлары буенча йөртүләр искәрмә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International