Хөрмәтле эшмәкәрләр!

2020 елның 15 мае, җомга

Мартта эшкуарлар һәм ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил арасында коммуникациянең яңа туры каналы эшли башлады. Сүз «Деловорот» телеграмма-каналы турында бара (https://t.me/delovorot).

Ни өчен без аны шулай дип атадык? Үз бизнесындагы вәзгыятьне ТР бизнес-омбудсмены кайнар линиясенә шалтыраткан эшкуарларның берсе характерлады. Шул рәвешле ул үзенең эшләре барып чыкмавын әйтергә теләгән, өстәвенә, Covid-19 короновирусы аркасында тиз үзгәрүчән хәлдә эшләр даими рәвештә яңа ян белән борыла.

"Деловорот" телеграмма-каналына язылып, сез турыдан-туры сезнең эшкуарлык эшчәнлегенә кагылышлы законнардагы барлык соңгы үзгәрешләр турында хәбәрдар булачаксыз. Сез беренчеләрдән булып яңа дәүләт программалары турында белерсез һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеге турында компетентлы аңлатмалар алырсыз.

Телеграмма-канал битләрендә даими рәвештә сораштырулар һәм тавыш бирү уздырыла, шул исәптән ярдәмнең теге яки бу чараларына ихтыяҗ дәрәҗәсе, аерым районнарда булган бизнес-климат, хәзерге вакытта эшкуарларны борчый торган проблемалар турында. Тавыш бирү нәтиҗәләре ТР бизнес-омбудсмены аппараты белгечләре тарафыннан җентекләп өйрәнелә һәм аның эшендә актив кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International