Район башлыгы Равил Хисаметдиновның Халыкара гаилә көне белән котлавы!

2020 елның 15 мае, җомга

Район башлыгы Равил Хисаметдиновның Халыкара гаилә көне белән котлавы!

Кадерле Апас районы халкы, халыкара гаилә көне белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!

Гаилә - һәрберебез өчен иң кадерле, шатлык һәм якыннарыбызның ышанычлылыгын тою бәйрәме, төп таянычыбыз һәм югары әхлакый җәмгыять чыганагы ул.

Гаиләнең тотрыклылыгы, гаилә традицияләрен саклап калу - ныклы дәүләтнең нигезе. Гаиләдә безнең кәефебез, хәзерге хәлебезне аңлавыбыз, киләчәккә ышанычыбыз һәм үткәннәргә хөрмәтебез формалаша. Бу көнне Апас районының барлык гаиләләренә, күп балалы һәм гадәти гаиләләргә, үз балаларын гына түгел, опекуннарын да тәрбияләүче гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International