Районда 65 яшьтән өлкәнрәк гаиләләргә һәм күп балалы, аз керемле гаиләләргә #90Яхшыэш и #Ярдәмянәшә акциясе кысаларында ярдәм күрсәтү дәвам итә. Район башлыгы тәкъдиме буенча азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Беренче җыелмаларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина шәхсән үзе тапшырды. Шулай ук ул перчаткалы-битлек режимы үзенчәлекләр белән дә таныштырды һәм барлык яклау чараларын үтәү кирәклеген искәртте.
Бүген азык-төлек җыелмасын Апастан Әсгать һәм Елена Абрамкиннар гаиләсенә тапшырдылар.
Алар бик канәгать калдылар. "Безгә район хакимияте вәкилләре беренче тапкыр гына күчтәнәчләр белән килмиләр. Бу авыр вакытларда игътибарыгыз һәм ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт”, - дип билгеләп үтте күп балалы гаилә.