Якташыбызга медаль

2020 елның 15 мае, җомга

Гаилә көне алдыннан шатлыклы хәбәр килеп иреште. Райондашыбыз - Азбаба авылыннан Гөлназ Гайнуллина “Ана Даны” медале белән бүләкләнде. Күп бала үстерүче мактаулы якташыбыз белән бергә, республиканың Кукмара һәм Тәтеш районнарыннан да тагын ике хатын-кыз шушы зур бүләккә лаек булды.
Күп балалы аналар дәрәҗәле медальгә бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда аеруча зур тырышлыклары өчен ия булдылар.
“Ана Даны” медале Татарстанда 1999нчы елда кертелгән иде. Әлеге медаль белән биш бала табып һәм тәрбияләп үстерүче аналар бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International