Әлеге акча 3 яшькә кадәрле балалары булган барлык гаиләләргә дә бирелә.
Акча 3 яше тулмаган, яки 3 яшь 2020 елның 1 июленә кадәр тулучыларга гына түләнә.
Әйе, гаиләдә 3 яшькә кадәрле 1 бала булса- 5 мең, ике бала булганда, 10 мең сум акча бирелә.
Әлбәттә, Президентның 2020 елның 11 маенда кабул ителгән 317 номерлы карары нигезендә ай саен бирелүче бу ярдәм ана капиталына бәйле түгел.
Кызганычка каршы, юк. Бер тапкыр күрсәтелүче бу ярдәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләргә генә күрсәтелә. Әгәр сез моңа кадәр башка илдә яшәп, аннары Россиягә кайткан булсагыз, әлеге төр түләүне алу өчен хәзерге вакытта яшәү урыныгызны раслаучы документлар тапшырырга тиеш буласыз.
Әйе, Закон буенча ай саен түләнә торган акча алу хокукы 2020 елның 1 июленә кадәр булырга тиеш. Балагыз 30 июньдә туса да, гаиләгә 5 мең сум акча түләнә. Әгәрдә сезнең балагыз бер көнгә соңрак, яисә 1 ильдә туса, сез ана капиталын алу хокукына ия буласыз, кызганычка каршы айлык түләү түләнми.
Бу очракта айлык акча ике ай өчен дә түләнә. Түләүләр балага 3 яше тулмаган айлар һәм 3 яшь туласы ай өчен дә түләнә.
Берьюлы түләнүче әлеге акча өстәмә ярдәм сыйфатында федераль бюджеттан түләнелә.
Юк. Бу түләү гаиләнең кеременә бәйле түгел. Шулай ук эш урыны, хезмәт хакы булу – булмау, башка төр пособие, пенсияләр, социаль түләүләр һәм социаль ярдәм төрләре дә исәпкә алынмый. 16 яшькә кадәрле балалары булган барлык гаиләләргә дә акча бирелә.
Акча алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/395593/1), яисә Пенсия фондынының рәсми сайтындагы (https://es.pfrf.ru/#services-f). шәхси кабинет аша агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризада гариза белән мөрәҗәгать итүченең СНИЛС һәм банк счеты номерлары күрсәтелергә тиеш. Башка өстәмә документлар кирәк түгел. Кирәк булган очракта Пенсия фонды барлык мәгълүматьларны да соратып ала. Гаризаны шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарында һәм күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Тик моның өчен алдан язылып, кабул итү вакытын билгеләргә кирәк.
Әйе, әмма алар гаризаны Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә үзләре барып бирергә тиешләр.
Ана капиталына сертификат булган очракта гаризаны сертификат иясе язарга тиеш. Башка очракларда гаризаны баланың туу турында таныклыгында язылган ата-ананың икесенең берсе яза ала. Гаризаны икесе дә биргән очракта акча беренче булып язучыга күчерелә.
Бу мәҗбүри түгел, бу төр түләүгә карата экстерриториаль ысул кулланыла, ягъни баланың законлы вәкиле гариза белән теркәлү урыны яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Гариза белән биш ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Гаризалар барлык каналлар буенча 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Айлык түләүләргә хокуклары булган гаиләләргә апрелҗдан алып июнҗгә кадәр түләүләр биреләчәк.
Әлеге акча 2020 елның апреленнән июненә кадәр һәр балага айга бер тапкыр түләнә. Гариза 30 июньнән соң язылган очракта түләү 3 ай өчен берьюлы башкарыла.
Юк, гаиләдә 3 яшькә кадәрле ике яки аннан күбрәк бала булган очракта, акча түләүне сорап, бары бер генә гариза языла.
Әлбәттә, балага апрельдә 3 яше тулса, гаилә апрель ае өчен 5 мең сум, ә 1 июньнән соң 10 мең сум акча ала.
Балага 3 яшь майда тулган очракта, гаиләгә апрель һәм май айлары өчен 5әр мең сум (ике айга 10 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча түләнә.
Балага 3 яшь июньдә тула икән, гаилә апрель, май, июнь айлары өчен 5әр мең сум (барлыгы 15 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча ала.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фондының рәсми сайты аша юллаучылар нәтиҗәне шуннан ук карый алалар.
Хәбәр автомат рәвештә килсен өчен сез шәхси кабинетыгызда хәбәр итү хезмәтенә язылган булырга тиеш. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, “Файдаланучы профилен” сайларга, һәм “соралган хезмәтләрнең торышы турында хәбәр алырга телим” кырына тамга куярга тиеш.
Гариза Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә язылса, акча Законда каралган срокларда дәгъва итүчегә күчерелә. Кабул ителгән уңай карар турында гариза тапшырган территориаль органга шалтыратып белешергә мөмкин.
Гариза уңай хәл ителмәсә, карар кабул ителгәннән соң бер эш көне дәвамында бу хакта гариза язучыга заказлы хат юллана.
Түбәндәге очракта акча түләнми:
Акча бары тик гариза белән мөрәҗәгать итүченең гаризада күрсәтелгән реквизитлары буенча банк счетына гына күчерелә. Таҗлы вирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында почта элемтәсе оешмалары аша акча тарату рөхсәт ителми, чөнки болай эшләгәндә, китерүче белән акча алучының контактка керүе күзәтелә.