Әлеге акча 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле һәр балага бирелә, төп шарт –балага агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр бу яшькә җиткән булуы, гаиләнең ана капиталына хокукы булу-булмавы мөһим түгел.
10 мең сум күләмендәге бу ярдәм 2020 елның 1 июненнән башлап бер тапкыр бирелә. Гариза бирү өчен гаиләләрнең биш ай вакытлары бар, гариза белән 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Балага 16 яшь 11 майга кадәр (Президентның 2020 елның 11 маенда кабул ителгән 317 номерлы карары гамәлгә кергән көн) тулган очракта, 10 мең сум акча түләнми. Түләү 16 яше тулмаган, яки 16 яшь 2020 елның 11 мае белән 30 июне аралыгында туучыларга гына тиеш.
Әйе, гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле 1 бала булса- 10 мең, ике бала булганда, 20 мең сум акча бирелә.
Әлбәттә, бер тапкыр бирелүче бу ярдәм ана капиталына бәйле түгел.
Кызганычка каршы, юк. Бер тапкыр күрсәтелүче бу ярдәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләргә генә күрсәтелә. Әгәр сез моңа кадәр башка илдә яшәп, аннары Россиягә кайткан булсагыз, әлеге төр түләүне алу өчен хәзерге вакытта яшәү урыныгызны раслаучы документлар тапшырырга тиеш буласыз.
Әйе, Закон буенча берьюлы түләнә торган акча алу хокукы 2020 елның 1 июленщ кадәр булырга тиеш. Балага 16 яшь 30 июньдә тулса да, гаиләгә 10 мең сум акча түләнә.
Әлбәттә, балага апрельдә 3 яше тулса, гаилә апрель ае өчен 5 мең сум, ә 1 июньнән соң 10 мең сум акча ала.
Балага 3 яшь майда тулган очракта, гаиләгә апрель һәм май айлары өчен 5әр мең сум (ике айга 10 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча түләнә.
Балага 3 яшь июньдә тула икән, гаилә апрель, май, июнь айлары өчен 5әр мең сум (барлыгы 15 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча ала.
Берьюлы түләнүче әлеге акча өстәмә ярдәм сыйфатында федераль бюджеттан түләнелә.
Юк. Бу түләү гаиләнең кеременә бәйле түгел. Шулай ук эш урыны, хезмәт хакы булу – булмау, башка төр пособие, пенсияләр, социаль түләүләр һәм социаль ярдәм төрләре дә исәпкә алынмый. 16 яшькә кадәрле балалары булган барлык гаиләләргә дә акча бирелә.
Акча алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Башка өстәмә документлар кирәк түгел.Гаризаны шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарында һәм күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Тик моның өчен алдан язылып, кабул итү вакытын билгеләргә кирәк.
Әйе, баланың таныклыгында язылган әти – әниснең икесенең берсе гариза яза ала. Ә гаризаны баланың әтисе дә, әнисе дә язган очракта акча гаризаны беренче булып язучыга күчерелә.
Әйе, әмма алар гаризаны Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә үзләре барып бирергә тиешләр.
Бу мәҗбүри түгел, бу төр түләүгә карата экстерриториаль ысул кулланыла, ягъни баланың законлы вәкиле гариза белән теркәлү урыны яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Гариза белән биш ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Гаризалар барлык каналлар буенча 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Юк, гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле ике яки аннан күбрәк бала булган очракта, акча түләүне сорап, бары бер генә гариза языла.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юллаучылар нәтиҗәне шуннан ук карый алалар. Гариза Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә язылса, акча Законда каралган срокларда дәгъва итүчегә күчерелә. Кабул ителгән уңай карар турында гариза тапшырган территориаль органга шалтыратып белешергә мөмкин.
Гариза уңай хәл ителмәсә, карар кабул ителгәннән соң бер эш көне дәвамында бу хакта гариза язучыга заказлы хат юллана.
Түбәндәге очракта акча түләнми:
Акча бары тик гариза белән мөрәҗәгать итүченең гаризада күрсәтелгән реквизитлары буенча банк счетына гына күчерелә. Таҗлы вирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында почта элемтәсе оешмалары аша акча тарату рөхсәт ителми, чөнки болай эшләгәндә, китерүче белән акча алучының контактка керүе күзәтелә.