Иртәнге җидедә күчтәнәч-пакетлар төягән бик зур машина Апаска килеп җитте. Волонтерлар бердәм булып машинадан бушаттылар. Авыл җирлеге башлыклары әлеге күчтәнәч-пакетларны ияләренә таратты.
Апаста яшәүче Инзилә Әскәрова Үзәк китапханәдә техник хезмәткәр булып эшли. Ул ялгызы гына ике бала үстерә. Иртәдән үк район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов волонтерлар белән берлектә аның өенә барып күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар.
“Күчтәнәч-ярдәм алуыма бик шатландым. Балаларымны тәм-томнар белән сыйлыйм. Президентыбызга, район башлыгына олы рәхмәтемне әйтәм. Балалар шатлыгы, эшләрендә уңышлар булып кайтсын”, - диде Инзилә Әскәрова.