Россиядә "сугыш сүрәте" проекты старт алды"

2020 елның 22 мае, җомга

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы (РГАКФД), РОСФОТО, Мультимедиа Арт Музей, Россия мәдәният фонды һәм Җиңү музее белән берлектә "Сугыш сүрәтләре" проектын тәкъдим итә.

Проект Бөек Ватан сугышы чорындагы уникаль фотосурәтләр нигезендә төзелде һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

"Бу хәзерге Россиядә Евгений Халдей, Борис Кудояров, Эммануил Евзерихин, Иван Шагин, Яков Халин кебек фронт фотокорреспондентларының беренче киң һәм структур эш җыелышы. Хәзерге вакытта проектның электрон базасында 2020 фотография урнаштырылган", - дип билгелиләр проектны оештыручылар.

Оештыручылар фикеренчә, "Сугыш үрнәкләре" проекты Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган совет халкының тиңдәшсез батырлыгы таныклыгын киң аудиториягә җиткерергә тиеш.

Проектның үзенчәлеге шунда ки, сайтка керүче һәркем үз гаиләсе геройларының фотосурәтләрен шәхси архивлардан мөстәкыйль рәвештә тәкъдим итә ала.

Тулырак мәгълүматны, сылтама буенча күчеп, проект сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International