Апаста игелекле эшмәкәрләр хөрмәтләнде

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

“Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек, гаиләләрегездә муллык, тынычлык, эшегездә уңышлар телим. Бөтен ил белән авыр чор кичерәбез. Ничек кенә булса да сез югалып калмадыгыз. Эш урыннарын саклап калырга тырышасыз. Шулай ук “90 игелекле эш” акциясенә кушылып мохтаҗларны, авыр хәлдә калучы гаиләләрне, өлкәннәрне, балаларны шатландырасыз. Райондашларга күрсәткән игелекләрегез яхшылык булып әйләнеп кайтсын. Чын күңелдән рәхмәтемне ирештерәм”, - диде район башлыгы. Лилия Зәйнуллина, Гөлүсә Нургалива, Ранис Салаватуллин, Раил Мөхәммәтшин, Фәнис Сафиуллин, Дамир Сәлаховлар район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар. Шулай ук үзләренә булган ихтирам өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International