Әлеге чарада район җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Җырлар, биюләр котлаулар белән үрелеп барды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов райондашларны ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрик итте, уңышлар теләде. “Гүзәл, матур, мул җиребездә дус, тату, бердәм яшәргә язсын“, – диде җитәкче.