Каналның эш максаты Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән турыдан-туры аралашуны җайга салу.
Каналга язылучылар дәүләт ярдәменең яңа чаралары турында беренчеләрдән булып белә һәм компетентлы аңлатмалар ала, алардан ничек файдаланырга, шулай ук эшкуарлар эшчәнлегенә турыдан-туры кагылган законнардагы соңгы үзгәрешләр турында мәгълүмат алалар.
Каналда даими рәвештә сораштырулар, тавыш бирү, мәгълүмат бирү уздырыла:
дәүләт ярдәменең теге яки бу чарасына ихтыяҗ дәрәҗәсе турында;
Аерым муниципаль берәмлекләрдә бизнес-климатның торышы турында;
эшкуарларны борчый торган проблемалар турында;
Эшкуарлык эшчәнлеген башкарганда хакимият органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан законлы хокуклар һәм мәнфәгатьләрне үтәү турында.
Сораштыру һәм тавыш бирү нәтиҗәләре вәкаләтле вәкил аппараты экспертлары тарафыннан җентекләп өйрәнелә һәм эштә актив кулланыла.