Апаслылар ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек медаленә ия булдылар

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Медальләргә Апаста яшәүче Расыйх Латыйпов, Рим Халитов, Фәрит Кәлимуллин лаек булды. “Озак еллар элемтә тармагында җитәкче булып эшләдем. Хезмәт кенәгәмдә бер генә язу. Тормышыбыз көннән-көн алга бара. Элек урамнарны аркылы чыгып булмый иде. Хәзер ел әйләнәсе башмак киеп йөрерлек. Шатланып гомер итәбез, җәмәгать эшләрендә катнашабыз“, – диде Рим абый Халитов.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International