Район башлыгы тарафыннан ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар тапшырылды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Әлеге хокукка шәхси эшмәкәр Лилия Абдуллина, Илфат Шәрәфетдинов, “Профсервис“ җәмгыяте, “Зия“ җәмгыяте, “Свияга+“ оешмасы ия. Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләргә Сертификатларны тантаналы шартларда тапшырды. Логотипны куллану эшнең сыйфатын гарантияли, республикабызның тарихын искәртә. “Хөрмәтле райондашлар! Бүгенге катлаулы шартларда да эш урыннарын саклап кала алдыгыз. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез, авырмагыз, сау-сәламәт булыгыз“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов. Эшмәкәрләр үз чиратларында күрсәтелгән игътибар һәм ышаныч өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International