Гөлсирә әби Нигъмәтҗанова: “Һәрчак изге догада яшим"

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Гөлсирә әби 12 яшеннән эшкә чыккан. Авыр да, җаваплы да хезмәтләр башкарган. Бүген 5 вакыт намазын калдырмыйча, тормыштан канәгать булып, балаларының, онык-оныкчыкларының олы тәрбиясендә, хасияттә яши. “14 яшемнән бригадир булып эшләдем. Торф чыгаруда, урман кисүдә катнаштым. Эшләгәнемне күрделәр, зурладылар, рәхмәт. Мине олылаучылар үзләре дә игелек күрсен. Мин һәркемгә изге догада яшим“, – ди Гөлсирә әби.
Тулырак: http://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/glsir-bi-nigmtanova-rchak-izge-dogada-yashim

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International