«КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Апас районы фермеры «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү»программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды. Шагаев Фәрит Фәһим улы грантка ия булды һәм 300 сыерга исәпләнгән сөт фермасын үстерәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү»федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләргә грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил итте, шуларның 203 млн.сумы федераль бюджеттан (58%) бүлеп бирелде.

Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан крестьян (фермер) хуҗалыкларының 25е грантка ия булды һәм якын арада үз гаилә фермаларын үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыруга керешәчәк .

Барлыгы 1925 сыерга исәпләнгән 13 ферма, 760 баш мөгезле эре терлек симертү буенча 4 ферма, 158 мең кош-кортка исәпләнгән 3 кош фермасы (үрдәкләр, казлар), 800 атка исәпләнгән ике ат фермасы һәм елына 43 тонна товар балыгы үрчетү буенча ике ферма финанслау планлаштырыла. Җиңүчеләр 3,6 дан 28,1 млн. сумга кадәр акчалата грантлар алачаклар.

Республикада әлеге грантлар хисабына 17 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, өстәмә рәвештә 1846 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 1116 сыер һәм таналар) сатып алынган, 75 даими эш урыны булдырылган.

Җиңүчеләр исемлеге белән тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, грант ярдәме мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 8(800)444-16-70 бердәм телефон номеры буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International