Район Башлыгы Равил Хисамутдиновның Изге Троица бәйрәме белән котлавы

2020 елның 5 июне, җомга

Хөрмәтле Апас районы христианнары!

7 июньдә Изге Троица көне билгеләп үтелә. Сезне чын күңелемнән шушы изге бәйрәм белән котлыйм!

Бу бәйрәм христианнар өчен иң төп бәйрәмнәрнең берсе санала. Троица Пасхадан соң илленче көнне билгеләп үтелә, бу вакытка табигать тәмам уяна, озак кыштан соң яңа, тулы канлы тормыш башлана.

Изге Троица көне - яңарту символы,чистарыну символы.

Әйләнә-тирәгездә җылы булсын, күңелдә һәрвакыт иман торсын, күңелегездә яхшыга өмет саклансын. Тыныч күк йөзе һәм нык сәламәтлек.

    Апас муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Хисамутдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International