"Хөрмәтле коллегалар, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланып эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуына юл куймау буенча чаралар күрүегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы басуларны эшкәртү башлануы турында алдан ук Ватсап челтәре буенча барлык районнарда булдырылган төркемгә хәбәр итәргә кирәк, анда авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар да керә. Куркынычсызлык таләпләрен бозган очракта, административ җаваплылык каралган.
Марат Җәббаров аграрийлар тарафыннан басуларны пестицидлар белән эшкәртү буенча таләпләрне һәм регламентларны үтәү киләчәктә кешеләрнең иминлеген һәм умарталарның сакланышын тәэмин итәр, дип ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте