Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр, НКО хезмәткәрләре һәм өлкәннәргә ярдәм итүче гади гражданнар дәүләттән түләүләр алачак. Ярдәм чаралары 2020 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр инвалидларны, өлкән яшьтәге кешеләрне, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны вакытлыча яшәү яки опекага алу өчен каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Хөкүмәте пандемия вакытында волонтерлык эшчәнлеге өчен махсус түләүләр өчен үзенең резерв фондыннан 145 млн сум акча бүлеп биргән.